Буа интернат-йортында өлкәннәр учреждениене бизәделәр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең сәнгати зәвыгын һәм иҗат сәләтен үстерүгә зур игътибар бирәләр. Бу юнәлеш кысаларында декоратив-гамәли иҗат киң кулланыла. Социаль хезмәт алучылар хезмәт реабилитациясе вакытында иҗади идеяләрне тормышка ашыралар.

Әйтик, кичә социаль хезмәтләр алучылар хезмәт терапиясе буенча дәрестә табигый материалдан чәчәк бәйләмнәре әзерләгәннәр. Хезмәт буенча инструктор Тимофеева Дина җитәкчелегендә өлкәннәр декоратив бизәк – вазадагы башаклардан чәчәк бәйләме ясадылар. Социаль хезмәт алучылар ваза буларак гадәти банканы кулландылар, аны алтын буяу белән буядылар һәм җеп белән бизәделәр. Ваза башак һәм ясалма чәчәкләр белән тутырылды. Матур ваза интернат-йортта яшәүчеләрне сөендерәчәк һәм бүлмәләрне бизиячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International