Махсус Олимпиада-2022 проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында волейбол матчы узган. Хезмәткәрләр командасы һәм урта мәктәп яшендәге балалар командасы көч сынашты.
Мондый чаралар балигъ булмаганнарның физик активлыгын үстерүгә, аларда спорт уеннары белән кызыксыну уятуга һәм командада эшли белүгә ярдәм итә.
Оештыручылар сүзләренә караганда, уен бик кызык булды, берәү дә оттырырга теләмәде. Ике команда да яхшы күнекмәләр күрсәттеләр, чөнки моңа кадәр тренировкалар һәм дусларча матчлар уздырылды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Барлык катнашучылар да күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәеф алдылар.