Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Минем дөнья чикләрсез» дигән фестивальдә катнашканнар.
Фестиваль барышында «Балачак унъеллыгы» чаралары планын үтәү кысаларында «Кайгырту» хезмәткәрләре сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен саф һавада күңелле спорт ярышлары үткәрделәр.
Чараны оештыручылар фикеренчә, ул балаларның әхлакый сыйфатларын үстерүгә, төркемле аралашу күнекмәләрен өйрәтүгә, «Без төрле, әмма без бергә» дигән сүзләрне аңлауга ярдәм итте.
Балалар өчен оригами техникасында Мамадыш эмблемасы ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Чара ахырында барлык катнашучылар бүләкләнде.