«Кайгырту»да «Зәңгәр, ак, кызыл» дигән темага белемнәрне тикшергәннәр

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Россия флагы көненә багышланган «Зәңгәр, ак, кызыл» дигән чара узган.

Дәрес «Балачак унъеллыгы» чаралары планы кысаларында узды.

Дәрес социаль хезмәт алучыларның Россиянең төп дәүләт символларының берсе – флаг турында күзаллауларны үстерү өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылды.

Балалар Россия Федерациясе дәүләт флагы төсләренең символик әһәмияте белән таныштылар һәм мөстәкыйль рәвештә декоратив Россия флагы ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International