«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Республика көненә багышланган «Минем яраткан ягым» дигән чара уздырганнар.
Дәреснең максаты – патриотизм, үз Ватаны өчен хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү.
Белгечләр балаларга республикабызның төп символлары – флаг һәм герб турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар Ватан турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җавап бирделәр, дуслык турында җырлар тыңладылар, төрле уеннар уйнадылар.
Татарстан – илнең иң бай төбәкләреннән берсе. Дуслык һәм үзара аңлашу, барысы турында кайгырту, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны сакларга ярдәм итә.
Дәрес барышында балалар үз куллары белән татар милли баш киемнәре – түбәтәй ясарга өйрәнделәр, ә аннан соң үзләренең түбәтәйләрен милли татар бизәкләре белән бизәделәр.