«Кама таңнары»нда рус теле турында фикер алыштылар

2022 елның 26 августы, җомга

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында рус теленә багышланган аралашу сәгате узган.

Дискуссияне оештырган тәрбияче Г. Миронов рус теле дөньяда иң киң таралган биш телнең берсе булуын һәм БМО рәсми телләренең алтысына керүен ассызыклады.

Чара барышында балаларның игътибары рус теленең чисталыгын саклау проблемасына юнәлтелде.

Алган белемнәрен балалар викторина һәм интеллектуаль конкурслар вакытында ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International