Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен Россия хәрби тарихының истәлекле датасына багышланган чара узган.
Приют тәрбиячесе М. Куликова балаларга 1944 елның 24 август көнне Ясс-Кишинев стратегик хәрби операциясе барышында Совет гаскәрләренең Молдавия башкаласын – Кишинев шәһәрен азат итүләре турында сөйләде.
Хәрби хәрәкәтләр барышында 18 дивизиядән торган румын гаскәрләренең группировкасы җиңелә. Совет гаскәрләре ягыннан 1300дән артык кеше, меңләгән минометлар, танклар, артиллерия була.
Кишинев тирәсендә барган хәрби хәрәкәтләрнең масштабы балаларны таң калдырды, алар сугыш хәрәкәтләре картасын игътибар белән өйрәнделәр, шулай ук Икенче бөтендөнья сугышында булган вакыйгаларны искә төшерделәр.
«Патриотик тәрбия – көн саен үткәрелә торган социаль-тернәкләндерү эшенең бер өлеше, ул мәктәп каникуллары вакытында да уңышлы үткәрелә», – дип билгеләп үтте приют тәрбиячесе.