Югары Ослан интернат-йорты карамагындагылар Курск сугышында катнашучыларны искә алдылар

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре Казанның Җиңү паркына экскурсия оештырдылар.

Исегезгә төшерәбез, 1943 елның 23 августында Бөек Ватан сугышының барышын үзгәрткән Курск сугышы тәмамлана.

Бүгенге чара – Җиңү паркына экскурсия – нәкъ менә Курск сугышына багышланган иде.

Зур кызыксыну белән социаль хезмәтләр алучылар интернат-йорт культуранизаторы Наталья Котованың Курскта сугышкан солдатлар турында сөйләвен тыңладылар.

Интернат-йорт карамагындагыларның берсе Рамил Кәлимуллин бу чордагы сугыш турындагы белемнәре белән бик теләп уртаклашты.

Өлкәннәр Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Наталья Котова сүзләренә караганда, мондый чаралар өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социальләштерү күзлегеннән бик мөһим: алар социаль хезмәт алучыларда туган як тарихына карата кызыксыну уята һәм, әлбәттә, Ватан өчен горурлык хисен тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International