«Тәтеш балкышы»нда түбәтәйләр ясадылар

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Россия халыкларының милли костюмнары» дигән виртуаль экскурсия уздырганнар.

Чара Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында узды.

Бүген виртуаль экскурсия вакытында «Тәтеш балкышы» социаль хезмәт алучылары татар халкының үзенчәлекле мәдәнияте, татар милли киеменең үзенчәлекләре турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар, ә иң мөһиме, үз куллары белән баш киемнәре – түбәтәйләр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International