«Кама таңнары»нда «Чәчәк ат, Татарстаным» чарасы узды

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Чәчәк ат, Татарстаным» дигән спорт-уен чарасы узды.

Балаларны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, балаларда коллективизм һәм үзара ярдәм хисе тәрбияләү, хәрәкәт сыйфатларын үстерү, балаларның ялын оештыру – болар барысы да приют эшенең, аерым алганда, әлеге чараның төп максаты.

Мавыктыргыч уенның кечкенә катнашучылары көч һәм җитезлектә генә көч сынашмадылар, зирәклек, тапкырлык күрсәттеләр, уеннар вакытында тарих, география, математика кебек фәннәр буенча белемнәрен дә кулландылар.

Барлык катнашучылар да бик тырыштылар һәм чара ахырында грамоталар һәм бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International