Россия флагы көне уңаеннан татлы бүләкләр

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Россия дәүләт флагы көне уңаеннан Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен үзәк китапханә хезмәткәрләре бәйрәм оештырдылар.

Россия дәүләт флагы турында балалар өчен танып-белү материалы кызыклы презентациядә тәкъдим ителде.

Дәрес башында балалар Россия дәүләт флагы төсләренең әһәмияте турында искә төшерделәр, «Ватан» сүзе һәм «Россия» төшенчәсе нинди ассоциацияләр тудырганы турында сөйләштеләр.

«Ел саен флаг бәйрәмен билгеләп үтү традициясе балаларга бик ошый. Мондый мөһим бәйрәм патриотизм хисе, үз шәһәреңә, Ватаныңа мәхәббәт хисен үстерүгә ярдәм итә. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар», – дип билгеләп үттеләр үзәк хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International