Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында түбәтәй ясарга өйрәткәннәр.
Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында педагог С. Биктимирова татар милли баш киеме – түбәтәй ясарга өйрәтте. Өстәвенә, приют карамагындагылар оригами методы буенча эшләделәр.
Балалар рәхәтләнеп түбәтәйләрен милли татар бизәкләре белән бизәделәр.
«Балаларда Ватанга мәхәббәт һәм төрле милләт кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, балаларны мәдәни-тарихи мирасның төрле компонентларын куллану аша милли мәдәнияткә тарту приютта тәрбиянең бер бурычы булып тора», – дип ассызыклады дәрес ахырында педагог.