Россия флагы көнен «Өмет»тә билгеләп үттеләр

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы балигъ булмаганнар белән патриотик дәрес үткәрде.

Дәрес вакытында балалар патриотик плакат ясадылар, шулай ук аларга тематик аквагрим ясадылар.

Дәрес ахырында катнашучылар Биектау халкына триколор-тасмалар тараттылар.

«Әлеге чара патриотик хисләр һәм үз илеңә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде», –- дип ассызыкладылар «Өмет» үзәгендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International