Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Россия Федерациясенең дәүләт флагы көненә багышланган «Россия флагы – безнең горурлыгыбыз» дигән танып-белү чарасы узган.
Үзәк балалар китапханәсе белән берлектә тәрбияләнүчеләр өчен үткәрелгән чара балаларның дәүләт символикасы өлкәсендә мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Чара барышында балалар Россия дәүләт символлары тарихы һәм флагның һәр төсенең әһәмияте турында белделәр.
Китапханәче Элеонора Хабибуллина Россия символлары – гимн, герб, флаг булуын искә төшерде. Аннан соң тернәкләнүчеләр, тематик викторинада катнашып, туган ил тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр.
Соңыннан балалар Россия Федерациясе гимнын бердәм итеп башкардылар һәм мондый чаралар гражданлык җаваплылыгын һәм патриотизм хисен тагын да ныгытуга ярдәм итә, дигән нәтиҗәгә килделәр.