Зәй «Шатлык» үзәгендә Россия флагы турында шигырьләр укыдылар

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өйдә социаль хезмәт алучылар өчен «Илем флагы» дигән чара үткәрде.

Ул «Хатирәләр терапиясе» программасын тормышка ашыру кысаларында узды. Мондый чаралар шәһәр читендә дә, авыл җирлегендә дә, Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләренең актив катнашында оештырылды.

Китапханә хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрне илебезнең төп дәүләт символларының берсе – Россия флагының күп гасырлык тарихы белән таныштырдылар, аның һәр төсенең әһәмияте турында сөйләделәр, Россия триколорының «әтисе» дип I Петрны санаулары, вакыт узу белән илебез әләме ничек үзгәрүе турында сөйләделәр. Соңыннан барысы бергә Ватан турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр һәм «Мин Россия символлары турында нәрсә беләм?» дигән викторинада катнаштылар.

«Россиянең дәүләт символлары – халкыбыз тормышының мөһим элементлары. Герб, флаг һәм гимн патриотизм, ил тарихына хөрмәт хисләрен чагылдыра. Безнең һәркайсыбыз аларны белергә һәм хөрмәт итергә тиеш. Без илебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән горурланабыз. Россия флагы безгә ата-бабаларыбыздан мирас булып калды. Киләчәктә ул нинди булачак, безгә генә бәйле. Ватаныбыз бер – яраткан Россия», – дип очрашуга йомгак ясады социаль хезмәтләр алучы Галина Алексеевна Пальчиковская, педагогик хезмәткәр.

«Мондый очрашулар безнең өчен бик күңелле, чөнки яшь аркасында, сәламәтлек торышы буенча безгә шәһәр чараларына бару авыр. Безне онытмаучыларга рәхмәт, көннәребезне якты итәсез, өйләребезгә шатлык алып киләсез», – дип йомгаклады очрашуны Владимир Петрович Романов.

«Шатлык» комплекслы үзәге хезмәткәрләре Сөббух Рәфыйков исемендәге китапханә хезмәткәрләренә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International