Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында РФ флагы тарихына багышланган викторина уздырганнар.
Социаль тернәкләндерү буенча белгеч Альбина Ганиева социаль хезмәт алучылар өчен төрле сораулар уйлап тапкан. Мәсәлән, өлкәннәргә флагта нинди төсләр кулланылган, аларның нинди тәртиптә булуы һәм нинди Россия патшасы идарә иткән вакытта өч төстәге флаг барлыкка килгән, Октябрь революциясеннән соң триколор кайсы вакытта күтерәлә, шундый сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
Нәтиҗәдә, Илүс Корбангалиев һәм Рамил Кәлимуллин җиңүчеләр булдылар, алар викторинаның 6 соравына дөрес җавап бирделәр. Икенче урында – тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова.
Җиңүчеләргә татлы призлар – медальләр һәм шоколадлар тапшырылды. Викторина социаль хезмәт алучыларда зур тәэсир калдырды.
Альбина Ганиева сүзләренә караганда, мондый чаралар социаль хезмәтләр алучылар өчен мөһим тернәкләндерү әһәмиятенә ия: алар хәтер, фикерләүне үстерергә ярдәм итә.