«Кояшкай» оекбаш бәйләү серләрен белде

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар оекбаш ясау фабрикасында булып кайтканнар.

Экскурсия «Оекбаш ясау җиңелме?» дип аталды. Күңел ачу функциясеннән тыш, ул һөнәри билгеләнеш характерында да булды: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны төрле хезмәт эшчәнлеге белән таныштырдылар. Чара «Кояшкай» үзәге карамагындагы балаларның күзаллауларын киңәйтү, әйберләргә сакчыл караш, төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылган.

Балалар үз күзләре белән оекбашлар ясауның мавыктыргыч һәм шактый авыр эш икәнлеген күрделәр. Моннан тыш, аларның оекбашлар ясау процессында үзләре дә катнаштылар.

Бу экскурсиядә катнашучыларның берсе дә игътибардан читтә калмады. Фабрика хезмәткәрләре һәр баланы хезмәт процессына җәлеп итте, һәркайсына кулдан килгәнчә йөкләмә бирделәр. Балалар оекбашның җитештерүдән алып кибет киштәләренә кадәр юлын белделәр.

«Безнең үзәкнең малайлар һәм кызларында бу сәяхәт онытылмаслык тәэсир калдырды, ул заманча һәм традицион технологияләр турында күзаллау булдырырга, җитештерү дөньясы белән танышырга мөмкинлек бирде», – дип билгеләп үтә үзәк хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International