Бүген Саба районында Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йортында Россия флагы көнен билгеләп үттеләр.
Чара яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән иде.
Чараның төп максаты балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштыру һәм аларга Россия дәүләт символларының мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләү иде.
Балалар «Өч төсле» табышмаклар чиштеләр, «Ак, зәңгәр, кызыл» уенында катнаштылар. Приютта тәрбияләнүчеләр өчен дәүләт символлары турында шигырьләр уку, балалар рәсемнәре конкурсы, «Россия флагы» фотокүргәзмәсе оештырылган иде. Тәрбиячеләр бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмәгә аерым игътибар бирделәр.
Оештырылган фотозона ярдәмендә балалар истәлеккә кызыклы фоторәсемнәр ясадылар. Аннары интернат-йорты карамагындагылар тәрбияче ярдәмендә Россия байрагын буядылар.
Балалар дәүләт символлары турында күзаллауларны ныгыттылар, илебез флагы төсләренең әһәмиятен белделәр, Россия флагын зур кызыксыну белән карадылар.
«Балаларга РФ дәүләт символикасын өйрәтү – патриотик тәрбияләүдә өстенлекле бурычларның берсе. Бу гаиләгә, балалар бакчасына, туган табигатькә, ватандашларга мәхәббәт хисе, үзеңне флагка, гимнга, гербка хөрмәт белән караучы гражданин буларак аңлау», – дип саный балалар интернат-йорты хезмәткәрләре.