Бүген Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россия Федерациясенең дәүләт флагы көнен үткәрделәр.
Иртәнге түгәрәк (көнгә эшчәнлекне планлаштыру) приютның актлар залында флагны чыгарудан башланды.
Балалар Россия Федерациясе гимны астында флагны зал уртасына чыгардылар, бер-берсен бәйрәм белән котладылар һәм бөтен илгә тынычлык теләделәр.
Бәйрәм чараларын ачу тантанасыннан соң мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Бу флагны бөтен дөньяда беләләр» дигән рәсем конкурсы үткәрелде, балалар ясап, аның төсләре әһәмияте турында белемнәрен ныгыттылар.
Ә мәктәп яшендәге тәрбияләнүчеләр Алексеевск бистәсе урамнарында «Триколор тасмасы» акциясе үткәрделәр.
Балалар триколор тараттылар һәм үтеп баручылар белән ил өчен горурлык һәм, әлбәттә, Россия әләмендә төсләрнең әһәмияте турында әңгәмә кордылар.
Кич белән «Бердәм флаг астында» патриотик чарасын үткәрү планлаштырыла, аның барышында балалар бөек илдә – Россиядә яшәүче төрле халыкларның дуслык һәм уртак гореф-гадәтләре турында сөйләшәчәкләр.