Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Инфаркт, инсульт, аспирация вакытында беренче ярдәм. Инсульт вакытында авыруларны карау үзенчәлекләре» дигән дәрес үткәрделәр.
«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече интернат-йорты персоналы белән берлектә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» кысаларында инсульт кичергән кешеләрне өй шартларында һәм стационарда тернәкләндерүнең техник чараларын кулланып тернәкләндерүнең төп принципларын карадылар.
Физик күнегүләргә зур игътибар бирелде. Практик бирем вакытында белгечләр инсульт кичергән авырулар белән төрле манипуляцияләрне ничек дөрес итеп башкарырга кирәклеген күрсәттеләр.
Дәрестә катнашучылар киләчәктә эштә куллану өчен дәфтәрләрдә барлык киңәшләрне теркәделәр.