Лаешта Россия дәүләт флагы көнен билгеләп үттеләр. Интерактив рәвештә

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Г.Р. Державин ис. Лаеш ягы туган якны өйрәнү музее белән берлектә үз карамагындагылар өчен Россия Федерациясенең дәүләт флагы көненә багышланган чара оештырды.

Чара интерактив формада узды. Балалар Россия флагы барлыкка килү тарихын белделәр, дәүләт символлары турында төрле сорауларга җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, ел саен 22 августта Россия Федерациясе дәүләт флагы көне билгеләп үтелә, ул «1991 елның 22 августында Россия халкының күп кенә буыннары даны белән сугарылган тарихи өч төстәге дәүләт флагы торгызылуга һәм Россия гражданнарының хәзерге һәм киләчәк буыннарында дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан» Россия Президентының 1994 елның 20 августындагы Карары белән билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International