Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны Россия дәүләт флагы көне белән котладылар һәм «Минем илем» дигән иҗади рәсем конкурсы үткәрделәр.
Ел саен 22 августта Россия Федерациясенең дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Россиянең дәүләт символикасында илебезнең көче һәм бөеклеге, аның данлы тарихы, Россия халкының батырлыклары чагыла. Әлеге бәйрәм уңаеннан «Минем илем» дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды, үзәк белгечләре өлкәннәрнең игътибарын дәүләт бәйрәменә җәлеп итү, шулай ук аларда үз илләре өчен горурлык хисен уяту өчен оештырдылар. Кирәк булганда, социаль хезмәткәр аларга рәсем ясарга ярдәм итте.
Социаль хезмәт алучылар бик теләп конкурста катнаштылар, тырышып Россия байрагын ясадылар, шулай ук социаль хезмәткәр белән ил турында әңгәмәдә актив катнаштылар.
Мондый атмосферада чарада катнашкан һәр кеше яхшы кәеф алды.