«Балкыш» РФ дәүләт флагы көнен мастер-класс белән билгеләп үтте

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Бүген Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре үз карамагындагылар өчен мастер-класс үткәргәннәр.

Мастер-класс 22 августта билгеләп үтелә торган Россия Федерациясенең дәүләт флагы көненә багышланган иде.

Чара әхлакый-патриотик хисләр, халык традицияләренә һәм хезмәткә хөрмәт тәрбияләү, шулай ук гжель һәм хохлома кебек халык кәсепләре турында күзаллау формалаштыру өчен оештырылды.

Дәрес Россия флагы көнендә узганлыктан, бу истәлекле көннең барлыкка килү тарихы һәм дәүләтнең төп символларының берсе буларак флаг турында дәрес барышында сөйләнде.

Үзәк белгечләре мастер-класс вакытында балаларның иҗади сәләтләрен үстерергә, фантазияне уятырга, рәсем ясау элементларын башкаруда гамәли күнекмәләрне формалаштырырга омтылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International