Менделеевскида очкычлар ясыйлар

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Россия Һава флоты көнендә Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында танып-белү сәгате оештырылды.

Тәрбияче А. Җамалетдинова чара барышында билгеләп үткәнчә, Россия флоты – ул героик хезмәт һәм легендар батырлыклар, казанышлар һәм дан.

Ул балаларга Бөек Ватан сугышы елларында һәм соңрак «кайнар нокталарда» батырлык күрсәткән Советлар Союзы геройлары турында сөйләде.

Балалар бик теләп очучылар А. Маресьев, И. Кожедуб, Д. Йосыповның батырлыклары тарихын тыңладылар.

Чара ахырында малайлар кәгазьдән очкычлар ясадылар, ә кызлар рәсем ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International