«Кама таңнары»нда Халхин-Гол турында сөйләделәр

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тематикага дәресләр даими рәвештә үткәрелә.

Шулай итеп, шушы көннәрдә балаларга 1939 елның августында узган Халхин-Голдагы героик сугыш турында сөйләделәр.

Бу сугыш тарих дәреслекләренә Совет армиясенең батырлыгы һәм командирларның хәрби таланты үрнәге буларак кертелгән. Халхин-Голдагы көрәш Россиянең хәрби тарихының тагын бер героик сәхифәсе булып тора.

«Кама таңнары» приютында тәрбияләнүчеләр педагог Э.Р. Хәсәншина оештырган презентациядән совет-монгол гаскәрләренең һөҗүме 6нчы япон армиясе хәрби башлыгы өчен көтелмәгән хәл булуын белделәр.

Балаларны японнарның югалтулары совет гаскәрләренең югалтуларыннан өч тапкыр артып китүе гаҗәпкә калдырды.

Кызыл Армиянең монгол далаларында җиңүе Японияне СССР белән сугыштан саклап кала. Халхин-Голдагы көрәш легендар маршалыГеоргий Жуковның талантын ачуга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International