«Кайгырту»да «Әти-әниемнең һөнәрләре» турында сөйләделәр

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Виктор Лифанов мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Әти-әниемнең һөнәрләре» дигән дәрес үткәрде.

Дәрес башында тәрбияләнүчеләр революциягә кадәр Россиядә булган һөнәрләр турында гомуми күзаллау алдылар.

Аннан соң балалар заманча һөнәрләр һәм үзләренең туганнары һәм якыннарының һөнәрләре турында сөйләделәр.

Материалны ныгыту өчен балалар һөнәрләр турында табышмаклар чиштеләр.

Соңыннан балалар үзләренә ошаган һөнәр төрләрен сайладылар һәм махсус кием киеп карадылар.

Дәрес балаларның күзаллауларын киңәйтү, аларда кызыксынучанлыкны үстерү, шулай ук төрле һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү өчен үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International