Лаешта «Өч бөек Спас»ны билгеләп үттеләр

2022 елның 19 августы, җомга

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалар өчен рус халык бәйрәме оештырган. Чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган иде.

Август аенда рус православие халкы берьюлы өч Спас – бал, алма, чикләвек бәйрәмен билгеләп үтә.

Лаешта «Өч бөек Спас» бәйрәмен Спаслар – рус чибәркәйләре ачты, алар чара барышында балаларга бөек Спаслар, аларның мәгънәсе һәм кешеләр тормышындагы әһәмияте турында уен формасында сөйләделәр.

Рус халык фольклоры элементлары – бәйрәмнең алыштыргысыз атрибутлары: шигырьләр, такмаклар, викториналар, рус халык уеннары, табышмаклар һәм сынамышлар – бәйрәм чараларында актив катнашкан балаларны сөендерделәр.

Лаеш тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре инвалид балаларны православие халкының тарихи һәм мәдәни традицияләре белән таныштыру, шулай ук аларда рухи-әхлакый сыйфатлар һәм туган як тарихына, үз ватаныңа мәхәббәт тәрбияләү өчен күңелле бәйрәм оештырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International