Яр Чаллыда «Тылсымлы оркестр» яңгырады

2022 елның 19 августы, җомга

Яр Чаллының мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә «Оркестр көне» узды.

Күңел ачу «Тылсымлы оркестр» квест-уены формасында узды.

Үзәк карамагындагы 36 яшь кеше квест биремнәрен җиңел үтте: музыка уен коралларын аердылар, ноталар станын җыйдылар, музыка коралларында уйнадылар, ә тәрбиячеләр, балаларны гаҗәпләндерергә омтылып, кашыкларда уйнадылар.

Балалар җавап итеп, музыка җитәкчесе Анастасия Айбашева җитәкчелегендә мөстәкыйль рәвештә ритмик рәсем уйнарга өйрәнделәр, җырлау күнекмәләрен ныгыттылар, музыка уен коралларының яңгыравына таянып, киңлектә хәрәкәт иттеләр.

Күңел ачу барышында «Оркестр», «Ритмик рәсем», «Куян» әкияти музыкаль-дидактик уеннар кулланылды.

Балаларга бигрәк тә җырлау ошады: алар фортепиано аккомпанементы астында ритмик рәсем ясап, «Керпе», «Кояшкай» җырларын башкардылар.

«Оркестр көне» истә калырлык булды, барлык балалар да музыка дулкынында иде. Һәм алар, иң мөһиме, үткәрелгән чарадан уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International