Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Мәрхәмәтле йөрәкләр» эчке волонтерлар отряды эшли.
«Мәрхәмәтле йөрәкләр» учреждениенең актуаль социаль, мәдәни мәсьәләләрен чишәләр, шул исәптән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшчәнлектә ирекле һәм түләүсез катнашалар. Алар интернат-йорты территориясендә чәчәкләрне, яшелчәләрне бик теләп карыйлар.
«Социаль хезмәтләр алучылар өчен бу – тормыш мәгънәсе», – дип раслый социаль эш буенча белгеч Д.В. Гыйльфанова.
Волонтерлар хәрәкәтендә көн саен катнашып, өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен физик һәм рухи яктан көчле хис итәләр, үзләренең эчке потенциалларын, тупланган тормыш тәҗрибәсен тормышка ашыралар, тормыш сыйфатын арттыралар, эчке психологик киеренкелекне киметәләр.
Болар барысы да, үз чиратында, Буа интернат-йортында яшәүчеләрнең социаль киеренкелеген киметергә ярдәм итә.