Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды.
Түбән Каманың «Веста» үзәгендә булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм оештырганнар: күңелле әкият геройлары һәм буйлы курчаклар балалар белән бергә табышмаклар чиштеләр, Буратино өчен мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфель җыйдылар, капчыктан балалар өчен билгеләр чыгардылар.
Ә аннан соң күп еллар дәвамында август хәйрия акциясендә актив катнашкан «Таттелеком» ГАҖ вәкилләре беренче сыйныфка баручы 10 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырдылар.
Хәйриячеләр балаларга бары тик яхшы билгеләр генә алырга, укытучыларны игътибар белән тыңларга, үз иленең лаеклы гражданнары булырга, ә ата-аналарга сабыр булырга һәм балаларына ярдәм итәргә теләделәр.
Шулай ук кунаклар бу акциядә катнашу алар өчен зур җаваплылык булуын билгеләп үттеләр.
«Веста» үзәге булачак беренче сыйныф укучыларына канцелярия кирәк-яраклары тутырылган букчалар һәм матур бәйрәм кәефе өчен «Таттелеком» ГАҖнә зур рәхмәт белдерә.