Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе уздырыла.
Акция аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, шулай ук тәрбиягә бала алган һәм опекунлык гаиләләренә, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Ел саен хәйрия акциясендә шәһәрнең төрле предприятиеләре һәм оешмалары бик теләп катнаша. Шуларның берсе – «Таиф-НК» ААҖ.
Шулай итеп, «Веста» үзәгендә «Беренче сыйныф укучылары ачышларга юлда» дигән бәйрәм чарасы узды.
Бу көнне балалар янына кунакка әкият геройлары килде.
Алар балалар белән төрле уеннар һәм викториналар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.
Аннары 50 булачак беренче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә «Таиф-НК» ААҖ вәкилләре мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырдылар.
Хәйриячеләр балаларга яхшы уку елы, яңа дуслар, ә иң мөһиме, яңа белемнәр теләделәр.
Балалар һәм ата-аналар иганәчеләргә бүләкләр һәм изге теләкләр өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.