Мамадыш «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узган.
Акция «Балачак унъеллыгы» программасы кысаларында үткәрелде.
Хәйрия акциясе үзәк карамагындагыларга адреслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Барлык кирәкле мәктәп кирәк-яраклары белән рюкзаклар күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, шулай ук авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләргә тапшырылды.
Акциядә Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Муса Хуҗаҗанов катнашты һәм беренче сыйныф укучыларына мәктәп рюкзаклары тапшырды.