Бүген Арчаның «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен этник юнәлешле уен программасы оештырганнар.
«Халык костюмы нәрсә турында сөйли?» дигән чара Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды.
Чарада катнашучылар Россиядә яшәүче төрле халыкларның костюмнарының үзенчәлекләре, баш киемнәре турында белделәр, аларга милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында сөйләделәр.
«Уен барышында катнашучыларга җәмгыять тормышында мөһим роль уйный торган халык сәнгате турында да сөйләделәр, чөнки ул ата-бабаларыбызның милли аңын һәм рухи кыйммәтләрен саклап калырга ярдәм итә», – дип билгеләп үттеләр «Мәрхәмәтлек үзәге» хезмәткәрләре.