«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә аз керемле гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча актив эш алып барыла.
Гражданнарда мондый ярдәмнең бер формасы булып аз керемле гаилә (яки ялгыз яшәүче аз керемле гражданнар) белән халыкны социаль яклау органы арасында килешү – социаль контракт тора.
Бүген «Тәтеш балкышы»нда социаль контракт ача торган перспективалар белән кызыксынучы гражданнарны чираттагы кабул итү булды.
«Безнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гражданнарга көн саен әлеге мәсьәлә буенча консультация бирәләр», – дип ышандырдылар Тәтеш районының социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә.
Үзәк хезмәткәрләре аңлатканча, әлеге килешү шартлары буенча, дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә, ә гражданнар үз гаиләләренең матди иминлеген яхшырту бурычын үз өстенә ала.
«Социаль контрактның төп максаты – мохтаҗ гаиләгә яки ялгыз яшәүче гражданга авыр тормыш хәленнән чыгу өчен шартлар тудыру: акчалата ярдәм итү, киләчәктә үз эшеңнән даими керем алу өчен үз белемнәрен һәм мөмкинлекләрен тормышка ашыру», – дип ассызыкладылар халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә.