«Шатлык» «Татарстанның халык кәсепләре»н популярлаштыра

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре «Татарстанның халык кәсепләре» турында сөйләделәр.

Әңгәмә Россия һәм Татарстан Республикасы халык сәнгать кәсепләрен популярлаштыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Һөнәрчелек төрләре белән танышу өчен презентация әзерләнгән иде, анда татар халкының иҗаты үрнәкләре: чигү, агачтан кисү, нәфис керамика, күнне нәфис эшкәртү бар иде.

Мондый тернәкләндерү чаралары өлкәннәргә үзләренең, бәлки, онытылган иҗади мавыгуларын искә алырга ярдәм итә, ялларын төрлеләндерергә, шуның аша актив яшәү рәвеше алып барырга, позитив кәеф булдырырга ярдәм итә, дип саный үзәк хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International