«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе»: ятып торучы авыруны ничек ашатырга

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Озак вакытлы карау системасы кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе буенча чираттагы төркем дәресе уздырганнар.

Бу юлы өйдә авыручыларны караучы социаль хезмәткәрләрне «Ятып торучы авыручыны ашату төрләре»нә өйрәттеләр.

Хәрәкәт итә алмый торган авырулар өчен ризыкны даими, уңайлы һәм куркынычсыз кабул итү кагыйдәләрен үтәү бик мөһим.

Шулай, дәрес барышында аз хәрәкәтләнүче авыруны ашату үзенчәлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International