«Мәрхәмәтлек үзәге» бөҗәкләрнең чагуы турында кисәтә

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәтләр алучылар өчен «Бөҗәкләрнең чагуы» дип исемләнгән мәгълүмати-профилактик дәрес үткәрделәр.

Җәй – ул ял вакыты гына түгел, ә бөҗәкләр чагырга мөмкин вакыт та булып тора. Еш кына чагу, вакытында табибка мөрәҗәгать итмәсәң, җитди нәтиҗәләргә китерә.

«Мәрхәмәтлек үзәге» белгечләре бөҗәкләрнең чагуын профилактикалау буенча бүгенге мәгълүмати дәресне оештырып, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч бөҗәкләр турында белемнәрне ныгытырга, төрле бөҗәкләр белән очрашканда үзеңне тоту кагыйдәләре турында искәртергә һәм чакканда беренче ярдәм турында мәгълүмат бирүне бурыч итеп куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International