Алексеевск муниципаль районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем туган ягым – Татарстан» дигән интеграцияләнгән дәрес үткәрелде.
«Яшь патриот» технологиясе буенча узган дәрес Ватанга, туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә, ил һәм республика символикасына хөрмәт, шулай ук халык традицияләренә карата кызыксыну формалаштыруга һәм үстерүгә, Россиянең табигый байлыклары турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтүгә юнәлтелгән иде.
Дәрес барышында балалар үзләренең кече ватан тарихы, аның гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, безнең республикада нинди дәүләт һәм дин бәйрәмнәре булуын искә төшерделәр.
Алга таба балаларга Татарстанның табигый байлыклары, республиканың танылган шәһәрләре, аларда инфраструктура үсеше турында сөйләделәр һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символикасын искә төшерделәр.
Киләсе этапта тәрбияләнүчеләрне иҗади бирем көтте: татар баш киемнәре – түбәтәй ясау.
Дәрес ахырында йомгак ясалды, һәр катнашучы туган ягының кадерле булуын билеләп үтте.