«Тәтеш балкышы»на «көмеш» волонтерлар булыша

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә үзәк карамагындагыларга адреслы ярдәм күрсәтүче «көмеш» яшьтәге волонтерларның активлыгын билгеләп үтәләр.

Гыйльман Хөснетдинов – «көмеш» волонтерларның берсе. Үзәктә аның игелеклеген, башкаларның кайгысын аңлый белүен югары бәялиләр. «Аның өчен иң мөһиме – үз-үзләренә ярдәм итә алмаучыларга булышу. Мондый кешеләрнең янәшәдә булуын белү күңелле. Ярдәмегез өчен зур рәхмәт!», – дип ассызыклый үзәк хезмәткәрләре.

Гыйльман Вилданович күптән түгел янә «Тәтеш балкышы»на килеп китте, үзенең танышларына бал һәм хуш исле үләннәр алып килде.

Аның игелегенә җавап итеп, үзәк карамагындагылар Хөснетдиновка рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International