«Мәрхәмәтлек үзәге» – рухи аралашу үзәге

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Бүген Арча районында «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагылар өчен рухи аралашу сәгате уздырылган.

Социаль хезмәтләр алучылар белән очрашуга дин нигезләре укытучысы Кадрия Хәнәфиева чакырылган иде.

Ул Коръән сүрәләре һәм хәдисләр укыды, шулай ук җыелучыларга Аллаһы Тәгаләгә ышану һәм мөселманнарның биш вазыйфасы – иман, зәкәт, биш тапкыр намаз, ураза һәм хаҗ турында сөйләде.

Үзәк кунагы ислам – тынычлык, игелек, мәхәббәт, хөрмәт, ата-аналар һәм өлкәннәрне олылау, авыруларга, мохтаҗларга карата мәрхәмәт, үз Ватаныңны саклау кебек кыйммәтләрнең нинди булуы турында сөйләде.

Үзәк карамагындагыларга дин нигезләре укытучысы белән очрашу бик ошады. Алар үз сорауларына җаваплар алдылар һәм иң мөһиме уңай энергия тупладылар. Ә яхшы кәеф – тернәкләндерүнең яртысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International