Югары Ослан районында урнашкан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Хатирәләр терапиясе» технологиясен кулланалар.
Истәлекләр – үзенә күрә активлык төре, ул шатлык хисе бирә, өлкән яшьтәге гражданнарны тернәкләндерергә ярдәм итә. Нәкъ менә шуңа күрә белгечләр «Хатирәләр терапиясе» кебек технологияне кулланалар.
Өлкән яшьтәге гражданнар белән әңгәмәләрдә узган гомернең эпизодлары – балачак, уку, яраткан дәресләре, педагоглар, мәктәп һ.б. турында истәлекләр өлкәннәргә үзләренең тормыш тәҗрибәсен лаеклы бәяләргә, гомер буе тупланган белем багажын аңларга мөмкинлек бирә.
Хатирәләр терапиясе – универсаль методика, ул ачык уңай нәтиҗәгә ия, чөнки ул өлкән яшьтәге кешегә шәхси тәҗрибәне уңай итеп кичерергә мөмкинлек бирә.
«Хатирәләр терапиясе» технологиясе «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында үзәк белгечләре тарафыннан үткәрелә.
Технологияне гамәлгә ашыруның төп максаты – тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук өлкән яшьтәге гражданнарның актив озын гомерлеге чорын арттыру.