Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү кысаларында «Батырлык сәгате» үткәрелде.
Дәрестә балаларга бер мөһим тарихи вакыйга турында сөйләделәр: 1799 елның 15 августында рус гаскәрләре бөек гаскәр башлыгы Александр Суворов җитәкчелегендә французларны Нови шәһәре янындагы сугышта җиңә.
Бу сугыш тарихка гениаль хәрби сәнгать үрнәге буларак кереп калды, ә рус сугышчыларының җиңүе турында барысы да белергә һәм истә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте приют педагоглары.