Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәһәрнең булачак юбилеена багышланган викторина узды.
Викторина шәһәрнең төп истәлекле урыннары турында фотокүргәзмә белән үрелеп барды һәм Менделеевск тарихындагы төп вакыйгаларга кагылышлы сорауларны үз эченә алды.
Балалар зур тарихлы шәһәрнең яше турындагы сорауларга дөрес җавап бирә алдылар.
Һәр кешесе Менделеевскига 1868 елда нигез салынганын белә. Әмма моңа кадәр ул Бондюжский бистәсе булган.
Һәм бары тик 1967 елда Бондюжский шәһәр буларак билгеләнә. Ә 2000 елдан башлап Менделеевск тарихи җирлек статусын ала һәм Россия тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлегенә керә.
«Кама таңнары» үзәге педагоглары тарихи темага викторина һәм фотокүргәзмә кебек чаралар баланың туган як тарихы турында белемнәрен ныгыталар, дип саный.