«Изгелек» үзәге карамагындагыларның «Күңелдә гармония»

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге базасында шундый исем астында мини-тренинг узды.

Тренинг эчке дөньяны гармонияләштерүгә, үзаңны үстерүгә, үз-үзеңә ышанычны арттыруга, шәхси үсешкә, шулай ук иҗади сыйфатларны үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Катнашучыларны әлеге темага кертү максаты белән психолог «Бәхет кибете» дигән притча укыды.

Аннары тренингта катнашучылар төрле күнегүләр ясадылар.

Чарада һәр катнашучының индивидуальлеге, үз-үзен ничек итеп кабул итүе турында сүз барды.

Үткәрелгән тренингтан соң катнашучылар мондый дәресләрне ешрак үткәрергә кирәклеген билгеләп үттеләр, чөнки дәрес үз-үзләрен бәяләүне арттырырга, дөньяны уңай кабул итәргә, иҗади яктан үз-үзләрен күрсәтергә ярдәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International