«Бакчачылык» юнәлеше буенча хезмәт ярдәмендә тернәкләндерү кабинетында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова «Ачык грунтта кышлаучы күпьеллык үләннәр: клумбаны карау» дигән дәрес үткәрде.
Дәрес төрле чәчәкләр турында риваятьләрдән башланды. Әйтик, роза, нәркис һәм чалмабаш турында легендалар яңгырады.
Ирина Кожевникова ассызыклаганча, үсемлекләр борын-борыннан ук кеше тормышында мөһим роль уйный. Аннан соң балалар күпьеллык үләннәргә билгеләмә бирделәр, берьеллык үләннәрдән аермалар таптылар, үзәк участогында булган чәчәкләрне карадылар.
Дәреснең гамәли өлешендә, җиһазлар белән эшләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж узып, катнашучылар клумбаларда үсә торган күпьеллык үсемлекләрне карауга керештеләр.
Үзәк карамагындагылар лилия һәм акчәчәкне кистеләр һәм клумбаларны җыештырдылар, нәтиҗәдә клумбалар матураеп китте, ә балалар яңа хезмәт күнекмәләрен алдылар.
Чараның максаты – балаларның ачык грунтта кышлаучы күпьеллык үләннәр һәм аларны карау ысуллары турында белемнәрен гомумиләштерү.
Үзәк белгечләре фикеренчә, әлеге максатка ирешелде.