Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль эш буенча белгеч Ксения Ведерникова «Берегиня – нәсел сакчысы» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес РФ халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында узды.
Әлеге чараны оештырып, үзәк хезмәткәрләре балаларда рус халкының тарихы һәм тормышы турында башлангыч күзаллаулар, рус халкының иң яхшы традицияләрен яңадан торгызу теләге формалаштыру максатын куйдылар.
Әлеге чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрестә катнашучылар Русьтә «июль» айының ничек аталуын белделәр, җәйге айның халык сынамышлары һәм бәйрәм даталары белән таныштылар: Аграфена Купальница көне, Иван Купала бәйрәме, Петр һәм Февронья көне, Петр көне.
Рус гореф-гадәтләреннән тыш балалар элек бәйрәмнәрдә уйнаган халык уеннары белән таныштылар. Аннан соң белгеч «Горелка», «Бау», «Йөзек салыш» һ.б. уйнарга тәкъдим итте. Кайбер балалар әбиләре һәм әниләре уйнаган уеннарны искә төшерделәр.