Кукмара «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә медицина сәгате уздырыла.
Шушы көннәрдә узган дәрестә үзәк хезмәткәрләре кәрәзле телефонның күзләргә тискәре йогынтысы турында сөйләделәр.
Балаларга кәрәзле телефоннан чыккан электромагнит нурларының, чыннан да, кеше организмына зыян китерүен аңлаттылар. Галимнәр кәрәзле телефоннардан файдаланучыларның күбесенең баш авыртуына, дискомфорт, артык талчыгуга зарлануын ачыклаган.
Сүз дә юк, хәзерге дөньяда кәрәзле телефон кулланмыйча булмый. Тик «Шәфкать»тә алардан мөмкин булганча аз файдаланырга кирәк, дип саныйлар.
Балаларга бу тема кызыклы да, файдалы да иде, дип ышана педагоглар. Иң мөһиме – алар үзләре өчен яңа булган мәгълүматтан дөрес файдалансыннар.