«Чишмә»дә «Пластилин зоопарк» ачылды

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге педагогы Ләйсән Хөсәенова «Пластилин зоопарк» технологиясе буенча чираттагы дәрес үткәрде.

Пластилиннан әвәләп ясау вакытында балаларның вак моторикасы камилләшә. Мондый дәресләр балаларның иҗади үсешенә, хәтеренә уңай йогынты ясый һәм сөйләмен яхшыртуга ярдәм итә.

Дәрес барышында балалар зоопаркта яшәүче төрле хайваннарны пластилиныннан бик теләп һәм тырышып ясадылар.

Шулай, берничә дәрес нәтиҗәләре буенча «Чишмә»дә үз вакытында «Пластилин зоопарк» барлыкка килде, ул шушы көннәрдә яңа «яшәүчеләр» – пластилиннан ясалган хайваннар фигуралары белән тулыланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International