Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә көндезге тору төркемендә катнашучылар белән даими рәвештә мөмкинлекләре чикле кешеләрне һөнәри билгеләүгә ярдәм итүче һөнәри юнәлеш бирүче чаралар уздырыла.
Шулай итеп, кичә «Син булдырасың!» программасы кысаларында көндезге төркемгә йөрүче яшь инвалидлар өчен социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Барлык һөнәрләр дә кирәк, барлык һөнәрләр дә бик мөһим» дигән дәрес үткәрелде.
Чара һөнәрләрнең күптөрлелеге турында күзаллауны формалаштыруга, кеше хезмәтенә карата хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес башында катнашучылар алдында Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече чыгыш ясады, ул катнашучыларны хезмәт базарында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакансияләр белән таныштырды, шул исәптән читтән торып эшләү мөмкинлеге белән дә.
Соңыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре яшь кешеләр белән бергә «Һөнәрләр дөньясы» дип исемләнгән тематик «сәяхәт»кә юнәлделәр. Үзәк карамагындагылар төрле уеннарда катнашты.
Дәрес ахырында катнашучылар үзләренең яраткан һөнәре турында сөйләделәр һәм барлык һөнәрләр дә кирәк һәм мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.