Буа интернат-йортында Халыкара китап сөючеләр көнен билгеләп үттеләр

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Бүген Халыкара китап сөючеләр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре шәһәрнең Яшьләр паркына экскурсия оештырдылар.

Уку яратучылар вакытны шәһәр үзәгендә бик яхшы үткәрделәр. Алар буккроссинг янында булдылар һәм саф һавада укый алдылар. Өлкәннәр рәхәтләнеп парк буйлап йөрделәр, тиеннәрне ашаттылар, фонтан янында яшь пар статуясы белән фотога төштеләр.

Соңыннан интернат-йорт белгечләре Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романы буенча сүз болыты белән квест оештырдылар.

Мондый чаралар тәрбияләнүчеләрнең эмоциональ кәефенә яхшы тәэсир итә, гомумән, сәламәтлекләрен яхшырта, дип ышана интернат-йорт хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International